Футбол буенча Татарстан Республикасы

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

     2021 нче елның 9 нчы августыннан 11 нче августына кадәр Аксубайда , балаларны сәламәтләндерү белем биру (профильле) үзәгенең, өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габдулгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендәге 2010-2011 нче елларда туган яшүсмерләр командасы футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабында катнашты. Команда составы: Абдуллин Самир, Хәбибрахманов Азат, Ибраһимов Илназ, Мөликов Данияр, Гыйниятуллин Илдан, Бәйрәмов Таһир,Мөхәммәтшин Ралиф, Мортазин Камил,Сәлахов Илсаф, Сөнгатуллин Әмир, Әхмәтвәлиев Адель, Хәбибуллин Тимур.

 Финалда түбәндәге командалар катнашты: Нократ Аланы «Ровестник», Нурлат «Факел», Аксубай «Аксу», Минзәлә «Олимп», Актүбә «Барс», Теләче «Алга». Уен нәтиҗәләре буенча безнең егетләр киеренке көрәштә 3 нче урынны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International