Музей-ул үзенчәлекле территория, анда гасырлар тирәнлегенә гаҗәеп һәм мавыктыргыч сәяхәт кылына. 10 август көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «борынгы предметлар»дип исемләнгән музей почмагы буйлап экскурсия үткәрделәр. Экскурсиядә «Шаян сәхнә»театр берләшмәсендә шөгыльләнүче яшьләр катнашты.