Җәйге каникуллар - балалар өчен кызыклы актив ял вакыты, ә мәдәният хезмәткәрләре өчен - җаваплы һәм киеренке эш вакыты.

2021 елның 24 августы, сишәмбе

10 августта, җәйге каникулның бер   көнендә,  Айдар  авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры авыл киңлекләренә велоэкскурсия оештырдылар. Терлекчелек фермасында булдылар, терлекләрнең тормышы белән таныштылар, атларга сокландылар. Фермага экскурсия, авыл тормышы - һәр бала өчен маҗаралы сәяхәт, чөнки мондагы кичерешләрне   кино да, китаплар да алыштыра алмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International