10 август көнне Үзәк авыл китапханәсендә "Экологиягә китап аша" дип исемләнгән уен программасы үткәрелде.

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Укучылар "Әкияти экология"темасына бирелгән сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Балалар игътибарына "Татарстан Республикасының Кызыл китабы", "Табигатьнең зур энциклопедиясе", "Серле кошлар" һ.б. басмалар тәкъдим ителде. Экологик китап көнендә катнашкан һәркем табигать – безгә уртак бүләк, һәм барлык кешеләр аңа сакчыл карарга тиеш, дигән нәтиҗә ясадылар.Соңыннан "Әгәр син табигатькә дус булсаң" дигән темага рәсем конкурсы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International