Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый. Аңа су, һава, азык -төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, шәфкатьле булырга тиеш. 13 нче август көнне Күкчә авыл клубына берләшмәләргә йөрүче балалар белән "Мин- табигать баласы" дип исемләнгән сәяхәт оештырылды. Әйе, сәяхәтләр, очрашулар, күзәтүләр һәрвакыт бик күңелле үтә, балалар күп сораулар бирәләр. Табигатьтәге матурлыкны, бәйләнешне, елгаларыбызны, чишмәләребезне, болын-урманнарны, барлык тереклек дөньясын сакларга, якларга өйрәнәләр.