Эшләнгән эшләрне тагын да камилләштереп, алга атлый райондашларыбыз. Әгәр кеше үз эшеннән тәм табып эшләсә,эш кешенең эчке рухи халәте белән бергә үрелеп барса – моннан да зур бәхет булуы да мөмкин түгел. Бүген дә районыбызның терлекчеләрен берләштереп савымчылар бәйгесе уздырылды, аларның һөнәри осталыгына бәя бирелде. Район мәдәният йорты үзэшчәннәре дә бу бәйрәмнән читтә калмады, аларның күнелләренә дәрт һәм илаһи көч өстәп матур җырларын бүләк иттеләр.