Балалар һәм яшүсмерләрнең экологик культурасын формалаштыру - китапханә эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Шул уңайдан, 12 август көнне Айдар авыл китапханәсендә “Әдәби ZOОпарк” дип исемләнгән әкияти экодәрес оештырылды. Китапханәче балаларга табигатьне аңларга, яратырга өндәүче, табигать дөньясының байлыгын ача торган китаплар буенча күзәтү үткәрде. Хайваннар, үсемлекләр дөньясы турында әкиятләр укыдык,  тематик табышмаклар чиштек. Китапның серле битләре аша малайлар һәм кызлар әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын күрергә, хайваннар дөньясын күзәтергә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International