Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу.

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. 14 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Туган тел – иң татлы тел, туган тел – иң тәмле тел” исеме астында балалар белән мәкальләр, шигырьләр укыдык. Ахырдан татар халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International