Хөрмәтле_райондашлар!

2021 елның 29 августы, якшәмбе

Сезне ихлас күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән  тәбрик итәм!

Татарстаныбызда  кабул ителгән Дәүләт суверенитеты турында декларация ул катлаулы авыр елларда республиканың бербөтенлеген, халкының бердәмлеген саклап калырга, Россия Федерациясендә һәм бөтендөнья  аренасында абруен ныгытырга, икътисадый яктан нык үскән, алга киткән төбәк булып җитешергә мөмкинлек бирде.

Бу бәйрәм күпмилләтле республикабыз халкының дуслыгын,  бердәмлеген гәүдәләндерә. Президентыбыз җитәкчелегендә без киң колачлы проектларны тормышка ашырабыз һәм югары нәтиҗәләргә ирешәбез.

                Бәйрәм уңаеннан Сезгә нык сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар, иминлек телим!

 

Теләче муниципаль районы башлыгы     Н.Н. Хаҗипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International