Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә- бәхет, белемсезгә - дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкаледә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренч емәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын ,бетмәс- төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын.
Шушы “Белем бәйрәме” көне уңаеннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 1 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр. Аларны мәдәният хезмәткәрләре шушы олы бәйрәм белән котладылар,укуларында зур уңышлар теләделәр . Орашу ахырында аларга бүләкләр тапшырдылар.