“Үсеш ноктасы” үзәге ачылу тантанасы

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

2021 нче елның 1 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә, «2021-2023 нче елларда мәгариф» Федераль проекты кысаларында, табигый – фәнни һәм технологик юнәлештәге  «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды.

«Үсеш ноктасы» үзәге ачылышында  Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Хәнифов Фәрит М., Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Н., Теләче районы Башкарма комитеты җитәкчеләре Хәмидуллин Илнур Х., Фәтхуллин Айрат Г., район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар С., «Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге»  начальнигы Карпова Наталья В., Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Вәлиуллин Миннәхмәт А.,  район оешмалары  җитәкчеләре, укытучылар,укучылар һәм әти-әниләр катнашты.

 Хәнифов Фәрит Мөдәрис улы, Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы барлык катнашучыларны истәлекле вакыйга белән котлады. Укучыларга фән өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешүләрен һәм  коллективка иҗади уңышлар теләделәр.

 Үзәктә үсеп килүче буынның физика, химия, биология һәм информатика буенча белемнәрен һәм күнекмәләрен үстерү планлаштырыла. Бүгенге көндә 3d-модельләштерү, робототехника һәм компьютер графикасын белү һәм аларны өйрәнү – укучыларга заман таләбе.

Мондый үзәк ярдәмендә безнең мәктәп укучыларыбызга яңа мөмкинлекләр ачыла, алар төрле яклап үсеш  алачак. «Үсеш ноктасы» үзәге мәктәп укучылары өчен сыйфатлы заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтер, балаларда  технологик һәм табигый-фәнни күнекмәләр булдырырга ярдәм итәр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International