3 сентябрь -илебездә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә.

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Ул 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә уза.

Әлеге дата уңаеннан 3 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә "Без террорга каршы" дип исемләнгән акция үткәрделәр. Акциядә катнашучыларга  чит кешеләр белән мөнәсәбәтләрне ничек алып барырга, теракт янаган вакытта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре, хуҗасыз әйберләр, пакетлар табылганда үзеңне ничек тотарга, куркынычсызлыкны ничек сакларга, аларны  ачыклаганда нинди гамәлләр башкару турында мәгълүматлар урын алган буклетлар тапшырылды.

Әлеге акция - һәлак булучылар турында кайгыру, фаҗига корбаннары белән теләктәшлек, террорга каршы протест һәм  кешелекнең бу җинаятьчелекнең  үсүенә юл куймауга өмет.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International