Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре үзләренең карамагындагы өлкәннәрне файдалы һәм тәмле яшелчәләр, җиләк-җимешләр белән тәэмин итү максатыннан, аларның бакчаларында үскән уңышны җыеп кышка саклауга куярга бик теләп ярдәмгә киләләр. Хәзерге вакытта алар бәрәңге, чөгендер, кишер, кабак, соң өлгерә торган алма уңышын җыеп алырга булышу белән мәшгуль. Шулай ук җиләк-җимеш куаклары, җир җиләге кәлшәләре утырту белән дә шөгыльләнәләр, бакчаны тәртипкә китереп, киләсе сезонга әзерләп калдыралар. Үз чиратында өлкәннәр уңышны яхшы саклау буенча тупланган күпьеллык тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Вакытны болай итеп файда белән саф һавада үткәрү социаль хезмәт алучыларның физик халәтенә генә түгел, аларның кәефләренә дә уңай йогынты ясый, аралашуга булган ихтыяҗларын канәгатьләндерә.