Августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче Физкультурачылар көне - профессионал спортчыларныкы гына түгел, ә йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу - хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар. Шул уңайдан, 14 август көнне, Караширмә мәдәният йортында балалар һәм өлкәннәр белән төрле ярышлар үткәрелде. Ярышларда һәркем актив катнашты. Алга таба да авырмыйча, спорт белән шөгыльләнеп, сәламәтлегебезне кайгыртып яшәргә язсын.