Теләче районында дөньяга килгән һәм бүгенге көндә фидакарь хезмәт, намус белән көн күрүче һәр кеше күңел түрендә газиз туган ягына, туган туфрагына карата иң самими ,иң саф хисләрен кадерләп саклый.
Районыбызда гомер-гомергә җир кешеләре яшәгән. Ипекәйне тир түгеп , хәләл хезмәт кертеп ашаган .Тормышны үз акылы һәм тырышлыгы белән корган.Татары, урысы, керәшене үзара тату яшәгән һәм хәзер дә шулай. Теләче районының административ берәмлек буларак яңадан торгызылуына 30 ел була. Шул уңайдан 17 нче август көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Шигъри тәлгәшләр” дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үткәрделәр. Бу чарада авылыбызның йөзек кашы Фатих Хөснинең, Миннегөл апа Хуҗиәхмәтованың, Рәйсә апа Файзуллинаның шигырьләре укылды.