Чишмә. Бу сүз элек-электән тылсым көченә ия булган.

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Кеше дә гомер башын, туган нигезен чишмә белән тиңләгән. Чыннан да, чишмә гомер, нәсел башы кебек, тибеп чыга да акрын гына челтерәп ага бирә... Күкчә авылы табигатьнең иң гүзәл урынына урнашкан. Авылыбызның күрке булып көмеш сулар бирүче чишмәләребез тора. Элек-электән үк халык чишмәләрне кадерләп-хөрмәтләп тоткан. Аны гел чистартып торган, тирә-ягына агачлар утырткан. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ача. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга. Безнең балачагыбыз, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы безгә олы тормышка юл күрсәтә. "Сабира" чишмәсен берничә ел элек авылдашыбыз, эшмәкәр Хәкимов Хәмит Гәбделхәй улы ярдәме белән яңартылды. Әлеге чишмә суының сафлыгы, тәме һәркемне сокландыра. Аның суын алырга әллә кайлардан киләләр. Иртән иртүк тә, караңгы кичтә дә яныннан кеше өзелми.Чишмә буенда эшләнгән утыргычларда рәхәтләнеп ял итәргә була. Шушындый байлыкны, матурлыкны кадерләп саклыйсы иде! Шушы максаттан китапханә белән берлектә төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән "Табигатьне саклыйк без" дип исемләнгән тәрбияви чара булып үтте. Әлеге чарада балалар "Сабира" чишмәсен төрле чүп- чардан арындырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International