Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында, 17 август көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Туган тел ул, иң изге тел, шуны белегез!” дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Конкурста шигъриятне яратучы, “Тамчы” берләшмәсенә йөрүче һәм җәйге каникулга кайткан балалар катнашты. Конкурс шартлары буенча катнашучыларга шигырьләрне бары тик туган телләрендә генә уку тәкъдим ителде. Игътибар текстны белүгә генә түгел, сәнгатьле укуга да бирелде. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар планетада телләрнең күптөрлелеге, туган тел-халыкның хәтере, тарихы, рухи куәте булуын белделәр. Әлеге чарабыз туган телебезгә мәхәббәт уятучы, татар халкының гимны буларак яңгыраган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.