Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 11 нче сентябрь көнне югары сыйныф укучылары белән “ Аракы эчкәнче уйла дустым” ”дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга эчкечелекнең ни дәрәҗәдә аяныч хәлгә китерүен аңлаттылар. Эчкечелеккә карата эшләнгән күргәзмә белән таныштырдылар.