11 сентябрь көнне Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Мәдәни шимбә" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Аның кысаларында Ачы авылы мәдәният йортында "Күңелең белән картайма"дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Кичәгә өлкән буын гына түгел, авыл яшьләре дә килгән иде.
Кичәдә катнашучылар оста,дәртле бию осталыкларын күрсәттеләр.Биюләр арасындагы тәнәфесләрдә төрле жырлы-биюле уеннар һәм конкурслар үткәрелде.