19 август көнне "Сугышта хатын-кыз йөзе түгел..." социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру максатыннан, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Хөсәенова Л.З. һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Заһидуллина Г. К. "Теләче волонтерлары" үзәге волонтерлары белән берлектә "Янәшәдә өлкән кеше яши" дигән акция уздырдылар. Волонтерлар өй тәрәзәләрен юдылар, китап киштәләрендәге тузанны сөрттеләр, ишегалдында тәртип урнаштырдылар. Очрашулар вакытында өлкәннәр яшьләр белән үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, тормышлары турында сөйләделәр. Әйләнә-тирәдәгеләргә безнең җылы мөнәсәбәтебез һәм игътибарыбыз кирәклеген онытырга ярамый. Өлкән буынга карата хөрмәт - ул һәр ил халкының мәдәниятен һәм тәрбиясен чагылдыру.