Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә. Бүгенге көндә һәр кеше бар халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын ихтирам итәргә тиеш. Шул уңайдан 22 август көнне Караширмә авыл клубы каршында борынгы йолаларыбызның булып саналган- кичке уенга авылыбызның яше- карты җыелды. Өлкән буын абый апаларыбыз яшь вакытта җырлаган җырларны гармунга кушылып җырладылар. Татар халкының "Йөзек салыш", "Наза", "Уклау тәгәрәтеш" уеннарын бик теләп уйнадылар. "Чабата" биюләре кичке уеннарны тагын да ямьләндерде.