Сабыйлар өчен махсус Сабан туе үткәрү безнең Алан авылында матур гадәткә әверелде.

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды. Әлеге бәйрәмнең максаты - беренче чиратта балаларга күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда да булырга тиешлеген искә төшерү.Кояшның үтәли кыздыруы да бу көнне беркемне дә куркытмады. Әти-әниләрен, әби-бабайларын кулларыннан җитәкләгән бала-чага тизрәк Сабантуе мәйданына ашыкты.
Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз, көрәшсез буламыни ул?! Шуны гына көткәндәй, уеннар башлануын алып баручылар игълан итүгә үк, бала-чага мәйдан уртасына ашкынды. Кемдер тизрәк, авызында кашык белән йомырка куеп йөгерергә, кайсыдыр аркан тартышырга һәм чүлмәк ватырга алынды. Ә көчлеләр бил алышырга тотынды. Кыскасы, барысы да уен уйнап, аннан алган бүләккә шатланды. Яңалык итеп быел "Иң озын толым" һәм ласта белән йөгерү бәйгесендә балалар бик теләп катнаштылар.
Балаларга менә дигән бер бәйрәм. Моннан тыш, милли йолаларыбызның сакланып калуы өчен дә зур бәйрәм бу.
Уен-көлке, җыр-биюдән тыш, балалар өчен бәйрәмдә төрле күңел ачулар да оештырылды. Балалар рәхәтләнеп батутларда сикерделәр, таганнарда әйләнделәр, тәмле мамыклардан авыз иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International