25 август көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Үлемсез Муса» дип исемләнгән тарихи хәтер дәресе үткәрделәр, анда төрле сыйныф укучылары катнашты. Чарада балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар
Муса Җәлил... Бу исемне искә алганда, безнең алда ул ниндидер гадәти булмаган кеше кебек тоела. Ул-ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, ил азатлыгы өчен куркусыз көрәшче дә, батырларча үлем очратучы герой да. 1942 ел башында Муса Җәлил Ленинград фронтына, "Батырлык"фронт газетасы хезмәткәре буларак китә. Ул кирәкле материалны җыеп, шулай ук командованиенең йөкләмәсен үтәп йөри. 1942 елда сугышчылар отряды белән әйләнештән чыкканда Җәлил яралана һәм әсирлеккә эләгә. Гитлер концлагерында да Муса Җәлил бик күп шигырьләр язган. "Моабит дәфтәре"дип аталган шигырьләр циклы иҗатның иң югары ноктасы булып санала. Һәлак булган шагыйрьгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.