“Китап һәм спорт - алга таба хәрәкәт!”

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

24 август көнне Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә “Китап һәм спорт - алга таба хәрәкәт!” дип исемләнгән әдәби-спорт уеннары үткәрделәр.

Китапханәче балаларга һәр кеше тормышында спортның әһәмияте, спорт белән шөгыльләнүнең файдасы турында сөйләде, спорт тормышның күп өлешен алып торса, балаларның начар гадәтләр белән мавыгырга вакытлары калмаячагын ассызыклады. Балалар танылган кешеләр тормышында физик культура һәм спорт нинди урын алып торганын, бөек язучыларның да даими спорт белән шөгыльләнүен һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруын  белделәр. Чара барышында  төрле хәрәкәтле уеннар үткәрелде. Ахырдан барысы да, физик һәм рухи  бәйләнеш -китап аша спорт дөньясын танып белергә ярдәм итә дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International