Татарстанның тарихи, әһәмиятле көннәре арасында Республика көне аерым урын алып тора. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәчесе һәм клуб хезмәткәрләре 25 август көнне Республика көненә багышланган “Татарстан бәхет тапкан җирем, син бит минем газиз Ватаным” дигән тематик чара үткәрделәр.
Әлеге чараның максаты күпмилләтле республикабызның тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Чарага “Яшә Татарстан, даның еракларга таралып!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды. Чара барышында балалар Татарстан флагы һәм гербы , бу символларның мәгьнәсе, республика халыклары фольклоры турындагы сорауларга җаваплар бирделәр. Туган якка, Ватаныбызга багышланган җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Аннан соң балалар кызыклы уеннар белән беррәттән «Түбәтәйле», «Капкалы», «Йөзек салыш» кебек татар халык уеннарын да уйнадылар. Чара бик файдалы һәм җанлы үтте.