Бүген Баландыш төп мәктәбендә укучылар үзидарәсе утырышы үткәрелде. Укучылар үзидарәсе балаларга үз эшчәнлекләрен планлаштырырга, нәтиҗәләр ясарга, аларга кызык булган чаралар оештырырга, мәктәп тормышындагы мөһим сорауларны чишүдә катнашырга мөмкинлек бирә. Бу – үзеңнең уникаль шәхес икәнеңне күрсәтергә, аралашу тәҗрибәсе тупларга да зур мөмкинлек. Үзидарә һәр балага үзен төрле яктан күрсәтергә, ачарга мөмкинлек бирә, яшьтәшләре, өлкәннәр, кечкенәләр белән аралашу осталыкларын үстерә. Шулай итеп, укучылар үзидарәсе баланы үзгәреп торучы тормышка җайлашырга өйрәтә, мөстәкыйльлек һәм җаваплылык хисләре тәрбияли.