Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 16 августындагы 1347 номерлы карары нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны оештыру турында»2019 елның 7 декабрендәге 1608 номерлы карарына кертелә торган үзгәрешләр расланды. Безнең илдә халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак. Халык санын алу-билгеле бер территориядә: дәүләттә, төбәктә яки торак пунктта барлык кешеләрне исәпкә алу. Һәр кеше исәпкә алу кәгазенең 33 соравына җавап бирәчәк. Алар ике зур блокка бүленгән : халык санын алуда катнашучының үзе турында һәм аның йорт хуҗалыгы турында 23 мәсьәлә, һәм торак шартлары турында 10 мәсьәлә.. Бөтенроссия халык санын алуны Дәүләт статистикасы федераль хезмәте – Росстат оештыра һәм координацияли. Әмма халык санын алуны әзерләүгә һәм үткәрүгә күп кенә ведомстволар , институтлар һәм хезмәтләр җәлеп ителгән.