Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә үзенчәлекле дата - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне кайгы белән искә алалар.
Бу көнне Әбде авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә «Яшьләр терроризмга каршы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Аның барышында дөньяда, Россиядә терроризмның чыганаклары, аның нәтиҗәләре, сәбәпләре турында сөйләнгән видеофильм, шулай ук безнең илдә булган иң зур терактлар турында сюжет күрсәтелде. Балалар «Россия террорга каршы» папкасының материаллары белән таныштылар, гражданлык уяулыгы күрсәтү, теракт корбаны булмау, террорлык акты янаган очракта үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген белделәр.
Чара ахырында укучылар шартлаткыч җайланма табылганда, теракт янаганда башкарылырга тиешле гамәлләр турындагы мәгълүматны, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен телефон номерларын үз эченә алган "Террорга каршы бергә" дигән белешмәлек алдылар.