Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Тәрбияләү мәктәбе» технологиясе уңышлы гына тормышка ашырыла. Сәламәтлек торышлары буенча һәм өлкән яшьтә булу сәбәпле үз-үзләрен карый алмый торган гражданнарны, инвалидларны өй шартларында тәрбияләү өчен күнекмәләргә өйрәтү максатыннан атна саен бушлай дәресләрне өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Шәйхетдинова Фәридә Ринат кызы үткәрә. Бу атнада план нигезендә "Өлкән яшьтәге затларның хәрәкәтләнү активлыгы, хәрәкәт иткәндә ярдәм күрсәтү. Егылуларны профилактикалау» дигән темага узды. Профилактикалауның теоретик нигезе, хәрәкәтләнгән вакытта таяк, култык таякларын, ходункины дөрес итеп куллану өйрәтелде, шулай ук тагын бер кат очлы почмакларны, биек ишек тупсаларын бетерүнең, идәндәге коверларны беркетеп куюның, бүлмәләрне артык җиһазлардан арындыруның мөһимлеге искә алынды. Әлеге төр укулар нәтиҗәсендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнары үзләренең һәм якыннарының яшәешен җиңеләйтергә өйрәнәләр, ә социаль хезмәткәрләр, сиделкалар исә профессиональ күнекмәләрен арттыралар.Начало формы