3 сентябрь көнне Караширмә авылы клубында антитерор-куркынычсызлык, кагыйдәләре дигән темага берләшмәгә йөруче балалар белән әңгәмә үткәрелде. Балаларга антитеррор нәрсә икәне аңлатылды. Бүгенге көндә төрле шартлатулар, зданиеләргә кереп атулар, төрле шартлаткычлар куеп, кешеләрне эвакуацияләү очраклары күзәтелә. Мондый очракларда бик сак булу кирәк. Әгәр син ят әйберга тап буласың икән, кичекмәстән 112 телефон номерына шалтыратырга кирәклек турында әйтелде. Балалар белән, “Антитеррор-угрозу общества" дигән презентация каралды.