«Терроризмның чикләре юк» дигән исемдә әңгәмә уздырды.

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

3 нче сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре паркта  укучылар белән «Терроризмның чикләре юк»  дигән исемдә әңгәмә уздырды. Әлеге чараның максаты укучыларда террорчылык һәм экстримистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү иде. Укучыларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды. Терроризм һәм экстремизм темасында гына тукталып калмыйча, толерантлык төшенчәсе турында да фикер алышынды, укучыларга буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International