3 сентябрь — Россиядә истәлекле даталарның берсе-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көнне Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә авыл урамнарына халыкка белешмәлекләр, "Террорга каршы бергә" дигән буклетлар тарату, террорчылыкка каршы янау очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булган вакытта үтәлергә тиешле саклык чаралары турында мөһим мәгълүмат бирү өчен акциягә чыктылар. Бу акция- дөнья кешеләре җинаятьчел акылның үсүенә юл куймас дигән өмет таратты