Хәзерге дөньяда китапханә-китаплар саклана торган урын гына түгел, ул китап сөючеләргә ачык дөнья

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

25 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән бергә ”Китапханә, китап, мин – бергә дуслар” – исемле библиографик дәрес үткәрелде. Китап-кешелек тарафыннан иҗат ителгән могҗизаларның берсе. Китаптан без үткәнебез һәм бүгенгесе турында беләбез, ул безне белем иленә кызыклы сәяхәткә алып бара.Бу көнне балаларга китапханә фондыннан ничек файдаланырга кирәклеген искә төшердек. Китапханә кагыйдәләре һәм китап белән пөхтә эш итү турында аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International