ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2020 ел
җомга

16 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә, уртанчы сыйныф укучылары өчен  «Поучительные уроки Лии Гераскиной» дип исемләнгән уку марафоны үткәрелде. Балалар белән берлектә язучының мәктәп темасына кагылышлы әсәрләре укылды. Биредә балалар Лия Гераскинаның тормыш юлы, аның төрле әсәрләре: пьесалары, хикәяләре, әкиятләре белән танышты. Презентация «В стране невыученных уроков» әсәре буенча төзелгән иде.

Ел саен 15 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара авыл хатын-кызлары көне авыл хатын-кызларына җәмгыятьнең ни дәрәҗәдә бурычлы булуын, аларның хезмәте ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын искә төшерә.

Китапханәче Тихонова В. М. бәйрәм тарихы турында сөйләде. Бу-православие динендәге төп көз бәйрәме, ул бөек бәйрәмнәрнең берсе булып санала.

14 октябрь көнне  Югары Кибәхужа авыл китапханәсендә   мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак"  берләшмәсенә йөрүче балалар катнашында хәтер көне уңаеннан "Кешелекнең хәтере мәңгелек” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде.

15 октябрьдә Халыкара авыл хатын-кызлары көнен бәйрәм итү кысаларында Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Огонек» берләшмәсенә өйрүчеләр белән кичә үткәрделәр. «У хозяйки сельской руки никогда не знают скуки…» дигән конкурс - күңел ачу программасы катнашучыларның кәефен күтәрде. Авыл ханымнарына «Быть женщиной – великий дар» дигән күргәзмә тәкъдим ителде. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырылды.

Сагдиев Салават Михаил Юрьевич Лермонтовның «Беглец» исемле шигырен укыды.

Сагдиев Салават Михаил Юрьевич Лермонтовның «Беглец» исемле шигырен укыды.

Шул уңайдан, Субаш авылы китапханәсендә  "Үткәнеңне сакла, бүгенгеңне барла"  дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә шул еллар кайтавазын чагылдырган китаплар, Казан тарихын яктырткан төрле риваятьләр, туган калабызга багышлап язылган шигырь, жырлар, шәhәребезнең тарихи hәйкәлләре, истәлекле урыннары турында материаллар урын алды.

1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Хәтер үзе сакта тора” исемле хәтер сәгате үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International