ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2020 ел
җомга

16 октябрь көнне Казаклар авылы китапханәсе «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» дип исемләнгән VIII Халыкара акциягә кушылды. Диана Рәхмәтуллина М. Ю. Лермонтовның "Бородино" шигыреннән өзек укыды.  Акциянең оештыручысы -"Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе.

  Шәтке авыл китапханәсе  “Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне " дип исемләнгән Пенза  өлкә балалар һәм яшьләр китапханәсе оештырган   VIII Халыкара акциягә кушылды.

Балалар өчен "Безгә аның иҗаты кадерле" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде, анда алар Лермонтов тормыш юлы һәм  иҗаты  белән таныштылар, шагыйрьнең тормышындагы төп вакыйгаларны искә төшерделәр. “Родина”,”Кавказ”, “Белеет парус одинокий”, “Бородино”,”Узник”, “Молитва " һ. б. шигырьләре укылды.  Фикер алышу барышында балаларга аеруча да А.С. Пушкинга багышланган “Шагыйрь үлеме"дигән шигырь ошавы билгеле булды. "Бөек рус шагыйре"дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Без Лермонтовның таланты сокландык - ул скрипкада уйнаган, шахматчы, рәссам булган, берничә тел белгән. Шуңа да карамастан, М.Ю. Лермонтов халыкка һәм Ватанга зур игътибар бирә.

Әлеге дата уңаеннан  Шәтке авыл китапханәсендә балалар белән «Хәтерлә, син, үткәнне» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларны Казан ханлыгы тарихы белән таныштырды, бигрәк тә,  хөкүмәтнең   ханбикәсе чорын җентекләп тасвирлады. Балалар кызыксынып Сөембикә турында риваять тыңладылар. Бу мөһим вакыйгага багышлап "15 октябрь – хәтер көне"дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмә киң даирә укучыларга исәпләнгән,  Казан ханлыгы чорында  социаль-икътисади процесслар турында сөйләнде. Мәскәү белән көрәшкә һәм ханлыкның һәлак булуына аерым игътибар бирелде.

Иске Җөри авылы мәдәният хезмәткәрләре быел да "Үз агачыңны утырт" акциясенә кушылды.

Әңгәмәдә авыл фельдшеры Сиринә Гараева чыгыш ясады. Ул яшьләргә авыруның ничек барлыкка килүе, аның билгеләре, саклану чаралары турынла сөйләде. Китапханәче Альбина Рәхматуллина “Начар гадәтләр урынына спортны сайла” дип исемләнгән күргәзмә белән таныштырды. Клуб мөдире Мөнәвәр Мөхәмәдив тарафыннан әзерләнгән "Сәламәтлек илендә" дип исемләнгән викторинада катнашып, яшьләр күп мәгълүмат алды. Әңгәмә ахырында алар үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Соңы елларда тәмәке тартучы балалар һәм яшүсмерләр  артып китте. Малайлар арасында беренче тапкыр тәмәке тартып карау 10-11 яшьтә; кызларда - 13 яшьтә күзәтелә. Шуны истә тотып Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе  16 октябрь көнне “Тәмәкенең зыяны” дигән исемдә әңгәмә үткәрде. Бу чарага  югары сыйныф укучылары чакырылды. Китапханәче аларга тәмәке тартуның кешенең эчке дөнясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган зарарлы гадәт икәнлеген аңлатты, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өндәде.

Әлеге  тарихи вакыйга турында Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар белән патриотик сәгать үткәрделәр. Чара барышында балалар Хәтер көненең барлыкка килүе турында белделәр,

татар халкы патриотлары, Казан тарихы белән таныштылар. Шулай ук

Татарстан башкаласының истәлекле урыннары турындагы сорауларга җавап

бирделәр. Балалар үзләрен хөрмәт иткән һәр кеше үз тарихын, үткәндәге

мөһим вакыйгаларны истә тотарга тиешлеген аңладылар.

Әлеге  тарихи вакыйга истә тотып, Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты  белән берлектә, “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар Хәтер көненең барлыкка килүе турында белделәр, Казан тарихы белән таныштылар. Шулай ук, Татарстан башкаласының истәлекле урыннары турындагы сорауларга җавап бирделәр.

Без, ата-бабаларыбызның батырлыкларын һәрвакыт истә тотарга бурычлыбыз. 15 октябрь, Хәтер көне уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Үткәннәргә кайттык моңланып,тыңладылар бар да тын калып” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде.

15 октябрь көнне Хәтер көне уңаеннан  Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе, мәдәният йорты белән берлектә “Үз агачыңны утырт!” акциясенә кушылып һәйкәл һәм мәдәният йорты бакчаларына агач утыртуны оештырды. Бу акциягә ветеран китапханәчебез – Фаягөл апа да бик теләп катнашып, догалар укып теләкләрен теләде. Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларыбыз истәлегенә салынган һәйкәл янында  бер минутлык тынлык белән ветераннарыбыз искә алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International