Әлеге чарада ярышның зона өлешләрендә призлы урыннар алган 14 район катнашты.Спартакиадада катнашучылар АК-47 автоматын сүтү һәм җыю, пневматик винтовкадан ату, 100, 1500 һәм 3 000 м га йөгерү, турникта күтәрелү, аркан тарту, гер күтәрү, туристик каршылыклар полосасын үтү, гранат ыргыту кебек ярышларда катнашып гомумкоманда зачетында Теләче муниципаль районы командасы 3 урынны яулады.
Көзен урманга бер барып кайтуың ни тора. Агачларның матурлыгы, төсләргә байлылыгы күз явын алырлык. Нинди төстәгеләре генә юк: кызылы да, сарысы да, яшеле дә – барысы. Әйтерсең лә рәссам үз рәсеменә ялгыш кына буяу тамызган. Балалар да бик теләп көзге буяулар дөньясына чумдылар. Урамда тәрбиячеләр белән берлектә табигатьтә, агачларда сезонлы үзгәрешләрне күзәттеләр, яфракларны карадылар. Ә соңыннан балалар үзләрен нәфис нәфәсәфи иҗатта күрсәттеләр. Көзге кул эшләре, аппликацияләр, рәсемнәр ясадылар. Билгеле булганча, пейзаж ясау балаларда зур шатлык китерә, эмоциональ һәм эстетик үсешенә ярдәм итә, аларда табигатькә карата игелекле һәм сак караш тәрбияли.
Кисеп ябыштыру белән шөгыльләнү баланың иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә, аның күзаллауларын киңәйтә, хәрәкәтләрнең координациясен яхшырта. Моннан тыш, бала образын һәм реаль предметны чагыштырырга тырышса, пространство һәм образлы фикерләү үсә. Шуның аркасында, балалар формасын, төсне һәм предметларның урнашуын яхшырак истә калдыралар, рәсемнең состав өлешләрен киңлектә юнәлтергә өйрәнәләр. Ә төсле кәгазьгә ябыштыру процессы баланың төгәллеген һәм пөхтәлеген үстерә.
2020 елның 20 октябрендә «Батыр» спорткомплексында 2008-2010 елларда туган малайлар арасында мини-футбол буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Командалар әйләнеш системасы буенча уйнадылар. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Теләче -1 командасы , 2 урынны Үзәк урта мәктәбе , 3 урынны-Теләче-2 командалары яулады. Командалар диплом һәм медальләр белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Айдар авыл китапханәсе татар язучысы Җәүдәт Дәрзаманның 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган "Читаем Дарзамана. Дәрзаман әсәрләрен укыйбыз" төбәкара челтәрле акциягә кушылды. Оештыручысы: Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы МБУ “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә. Акция кысаларында китапханәнең актив укучысы Фаляхова Фәнзия "Җиләкле көннәр" повестеннән өзек укып һәм Дипломга лаек булды.
Теләче муниципаль районы Урта Мишә авыл китапханәсе татар язучысы Җәүдәт Дәрзаманның 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган "Читаем Дарзамана. Дәрзаман әсәрләрен укыйбыз" төбәкара челтәрле акциягә кушылды. Акция кысаларында, Шингарева Айгөл “Мин дәү инде” шигырен укыды һәм Дипломга лаек булды.
Баландыш авыл китапханәсендә “Туган як тарихына кагылыгыз» дигән тисем астында хәтер сәгате үткәрелде. Анда катнашучы укучылар Казан ханлыгы турында бай мәгълүмат алдылар.
Аны ел саен 16 октябрьдә билгеләп үтәләр. Бәйрәм Халыкара пешекчеләр һәм кондитерлар берлеге тәкъдиме белән 2006 елда кабул ителгән. Безнең бер көнебез дә икмәктән, ипекәйдән башка үтми. Тормышыбыз чыганагы, гаиләдә байлык, бөтенлек билгесе булган икмәкне олылап, 16 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә «Ипекәең балдан татлы, туган җирем!” исеме белән күргәзмә тәкъдим ителде һәм әңгәмә-күзәтү уздырылды.
Һәр авылның үзенә генә хас йолалары, яратып үткәрә торган бәйрәмнәре була. Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә 15 октябрь көнне "Без бит авыл кызлары!” дип исемләнгән очрашу-кичә оештырды. Очрашуда китап укырга яратучы, мәдәният тормышында актив катнашучы хатын-кызлар катнашты. Беренче тапкыр бу бәйрәм 2008 елда үткәрелә. Аның төп максаты авыл хатыннарына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм җәмәгатьчелек алдында зурлау. Кичә барышында котлаулар, авыл хатын-кызлары турында җырлар, шигырьләр яңгырады, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татарстанның күренекле шәхесләре» дип исемләнгән кроссворд чишелде. Чара ахырында бәйрәмдә катнашучылар чәй табыны артында авыл тормышыннан кызыклы истәлекләр сөйләде, проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышты, китапханәче яңа китаплар белән беррәттән, алдагы елларда басылып чыккан классик язучыларыбызның китапларын да укырга тәкъдим итте.
Ел саен 20 октябрьдә бөтен дөнья пешекчеләре һәм кулинарлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-Пешекчеләр көнен билгеләп үтеләр. Пешекче- дөньяда иң борынгы һәм иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Балалар бакчасында да пешекчесез булмый.