«Татарстанның бадминтон өметләре»

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Агымдагы елның 12 декабрендә Байлар Сабасында 2010 елда туган һәм аннан кечерәк, 2008-2009 елгы  укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре» дигән 2 турның зона этабы узды. Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагогы Галимҗанов Рәмис Рафис улы һәм Баландыш төп мәктәбенең физкультура  укытучысы Заббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендә “Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү(профильле) узәге”ндә тәрбияләнүче 15 бала катнашты. 2010 елда туган һәм кечерәк укучылар арасында Гайнетдинов Рәсүл - 2 урын, 2008-2009 елларда туган укучылар арасында Тимербаев Раил-2 урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International