12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә.

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.  Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында “ Россия Конституциясе – безнең төп закон”дип исемләнгән тарих сәгате уздырылды. Бу чарада берләшмәгә йөрүче укучылар катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре аларга  бу бәйрәмнең килеп чыгуы турында аңлаттылар, Россия Федерациясенең Төп законы – Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүмат бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International