Инвалидлар декадасы булып үтте.

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

  1 декабрьдән 10 декабрьга кадәр язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез -инвалидлар декадасы булып үтте. Шушы уңайдан 10 декабрь көнне Ямбулат авылы китапханәчесе Гөлия Шәкүрова сәламәтлеге чикле булган Габделфәрт Мөхәммәтгалиевнең өенә барып, хәлләрен белеп кайтты. Китапханәче яна кайткан китапларны һәм Теләче Җирлекара китапханәсе директоры Ризидә Дәүлиева тарафыннан чыгарылган Теләче районы авыллары тарихына багышланган "Тарих битләрендә - Теләчем" дип исемләнгән китапны да тәгъдим итте.
   Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Габделфәрт Мөхәммәтгалеев тә язмыш сынауларына баш имичә, нык ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыккан. Ул 2007 елдан Ямбулат авылы мәчетендә имам–хатиб вазифасын башкара.
  Чараларның максаты – зур тормыш сынауларына дучар булган инвалидларның проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, аларга җылы сүз, яхшы эш-гамәлләр белән ярдәм итү.  Декада кысаларында гына түгел, көндәлек тормышта да бер-беребезгә карата игътибарлырак булсак иде. Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да, бу батыр йөрәкле затларыбызның тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International