Җиденче акция бөтен Россия һәм чит илләрдәге мәйданчыкларда үткәрелде.
Безнең районның 4 укучысы әлеге тантанада катнашып, бүләкләнделәр. Алан урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Касимов Ранил һәм Баландыш төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Саруханян Милена - 3 нче урынга, Олы Мишә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гайнетдинова Назлыгөл һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Мөхәрләмова Азалия – 1 урынга ия булдылар! Укучыларның җитәкчеләре: Гатауллина Дания Гарәфетдин кызы, Зәйнуллина Рушания Хәким кызы, Сәхәбиева Люция Заһит кызы һәм Хәйртдинова Язилә Рәфхат кызы. Котлыйбыз! Һәм алга таба да иҗат чишмәләре саекмавын телибез.
2025 елның 24 апрелендә Жуков орденлы Казан югары танк команда училищасы территориясендә "Аҗаган 2.0" бөтенроссия хәрби-париотик уенының зона этабы уздырылды. Теләче урта мәктәбе командасы 2 урынны яулады. Җитәкчесе Гатиятов Рәсип Рәшит улы.
25 апрель көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган чара үткәрелде.
Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйрьнең җырларын, шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырладылар. Зурлар төркеме балалары Г.Тукайның әкиятләре буенча өзекләр күрсәттеләр. Чарада тәрбиячеләр уеннар да уйнаттылар, балаларга табышмаклар да әйттеләр. Бәйрәм Салаватиклар белән бергә “Туган тел” җыры белән тәмамланды һәм барлык балалар күңелендә онытылмаслык кичерешләр калдырды.
2025 нче елның 24 нче апрелендә Теләче, Үзәк, Иске Җөри урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Жуков орденлы Казан югары танк команда училищасы полигонында АК-74 тән ату күнегүләрендә катнаштылар.
Әңгәмә «Син үз хокукларыңны беләсеңме?» дигән презентация ярдәмендә үтте. Тема буенча фикер алышу вакытында яшүсмерләрдән үз хокукларын белү турында сораштыру уздырылды. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды, анда кеше хокуклары турында төрле китаплар, шулай ук мәгълүмати буклетлар тәкъдим ителде, аларны яшүсмерләр җентекләбрәк танышу өчен үзләре белән алдылар.
Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Макулатура җыю буенча Бөтенроссия БумБатл акциясе узды, аның төп максаты-тәрбияләнүчеләрдә табигатьне саклау һәм экология эшчәнлеге өлкәсендә актив тормыш позициясен формалаштыру.
Бүген “Киләчәк” район яшьләр үзәгендә Теләче үзәк китапханәсе Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан “Күңелләрдә син, Тукай!” дигән чара уздырылды.
Чарада безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Тимербаева Сәфинә катнашты (тәрбияче Биккинина Р.Р.). Чара бай эчтәлекле булды, балалар дипломнар белән бүләкләнде.
Мәдәният хезмәткәрләре яшүсмерләргә коррупция, аның барлыкка килү сәбәпләре, аның үсешенә китерә торган факторлар турында сөйләделәр. Чара ахырында аларның һәрберсе коррупциягә каршы гамәлләр уңаеннан үз фикерен әйтте.
Ул татар әдәбиятында үзенең шигырьләре, әкиятләре һәм әсәрләре белән танылган бөек шәхес. Тукай татар теле һәм әдәбияты үсешенә сизелерлек йогынты ясый, аның иҗаты күп буыннарны рухландыруын дәвам итә. Кыска гына гомер яшәп, Г. Тукай гаять зур мирас калдыра, аның иҗаты табигатькә, туган телгә, туган якка мәхәббәт темаларын колачлый.