ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

24 сентябрь көнне,  Айдар авылы китапханәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» дип исемләнгән хәтер акциясендә катнашты. Акция кысаларында китапханәдә  үз Ватаны, халкының иреге, бәхете өчен көрәшкән һәм үлгән малай-кызларга багышланган «Мәктәп бусагасыннан сугышка атладылар» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Чарага китапханә каршында эшләп килүче «Нурлар» клубына йөрүче балалар да чакырылган иде. Балаларга сугыш елларында герой пионерларның әтиләре, абыйлары белән бер сафта янәшә булганнарын сөйләделәр. Балалар өлкәннәр белән беррәттән  авырлыкларга түзгәннәр,  үз гомерләрен  корбан итеп әсирлеккә төшкәннәр. Чара барышында катнашучылар игътибарына “Герой пионерлар” исемле слайд-презентация тәкъдим ителде.

Безнең өчен Бөек  Ватан сугышы – тарих, без аны белергә һәм истә тотарга тиеш.

«Бердәм Россия» партиясе «Кече Ватан мәдәнияте» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан, «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» дигән хәтер акциясе башлап җибәрә. Әлеге уңайдан Шәтке авыл китапханәсендә балалар өчен тематик күргәзмә оештырылды һәм мәгълүмат дәресе үткәрелде. Укучылар ВКонтакте битендә урнаштырылган «Бөек Ватан сугышының яшь геройлары» күргәзмәсе белән таныштылар . Акция  укучыларга сугыш елларында аларның яшьтәшләренең батырлыклары турында белергә ярдәм итә.

Бу чарада башлангыч  сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре,  педагог- организатор катнашты. Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. балаларга “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номинацияләрдә билгеләнәчәге турында аңлатты.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Трофимова М.В. Саба, Теләче, Кукмара районнары, Мамадыш районы һәм Мамадыш шәһәре гражданнарын 27 октябрендә видеоконференцэлемтә режимында шәхси кабул итәчәк


11
октябрь, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, әзерләү һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре!Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Яшәеш көче биргән чишмәгә тиң авылның киләчәге сезнең кулларда. Авыр, әмма игелекле хезмәтегез аша зур җиңүләргә ирешергә насыйп булсын!


9
октябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан җыелма командасы составында Теләче районы көрәшчеләре катнашты . Кәлимуллин Ренас – 1 урын, Зөлкарнаев Артур-1 урын.

Теләче районы  Олы  Кибәхуҗа авылыннан Раил Нургалиев да 1 урынны яулады.

Китап бирү пунктларында китап укучыларыбызга “Шәһри Казан” газетасына күзәтү ясадык.   “Шәһри Казан” – республика һәм Россия төбәкләрендә таралучы иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газета. Ул  укучыларны кызыклы, төрле темаларны яктыртучы һәм халыкчан булуы белән җәлеп итә. 

Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре дә бу акциядә актив катнашалар.  9 октябрь көнне, ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, алар  мәдәният йорты биләмәсенә агачлар утырттылар. Бакчага 2 төп алмагач, 13 төп чия , 4 төп кура җиләге агачы утыртылды. 

Теләче муниципаль районында даими рәвештә кеше каравына мохтаҗ 4 өлкән яшьтәге гражданнарга сиделка хезмәте күрсәтелә. Сиделка хезмәте күрсәтүче барлык хезмәткәрләр дә укулар уздылар. Бүген 09.10.202020 елда «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, җитәкче белән берлектә, сиделокларның эшен тикшерү максатыннан хезмәт күрсәтелә торган авыл жирлекләренә  чыктылар. Өлкән яшьтәге гражданнарны сораштыру,әнгәмә үткәрелде, чыгу  нәтиҗәләр  буенча актлар төзелде.


8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кичэ,7 нче октябрь көнне,безнең бакчада Теләче муниципаль район башлыгы аппараты җитәкчесе Мубинов И.В.,мәгариф  бүлеге башлыгы Карпова Н.В., мэгариф бүлегенең педагог-психологы Хазиповова С.Н.  коронавирус инфекциясенә карата профилактика чараларының үтәлешен тикшерделәр,үзләренең киңәшләрен бирделәр.Шулай ук санитар-гигиеник таләпләрнең үтәлеше каралды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International