«Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» номинациясендә җиңү яулаган: Гобәйдуллина Азалия, Антонова Латифа, Нуруллина Ралинә, Кыямов Искәндәр һәм «Иң мәдәниятле ата - ана» номинациясендә җиңеп чыккан – Нигъмәтҗанова Миләүшә Расих кызын Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миңнехан кызы һәм Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар буенча директоры урынбасары Мифтахова Венера Габдулла кызы тәбрикләде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
“Куркынычсыз тәгәрмәч – 2020 ” республика яшь инспекторлар конкурсының муниципаль этабында Теләче урта мәктәбенең яшь инспекторлар командасы 1 урынны яулады. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Р.Р. Гатиятов җитәкчелегендә яшь инспекторлар командасы алдагы җиңүләргә әзерләнә.
2020 елның 30 сентябрендә «Батыр» спорткомплексында һәм Теләче урта мәктәбенең спортзалында «Теләче» балалар спорт мәктәбе 2006 нче елгы яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге уздырды.
Ярышларда барлыгы 5 егетләр, 4 кызлар командасы катнашты.
26 сентябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә китапханәче Гиниятова Л.Г, мәдәният йорты җитәкчесе Хасанова З.Т укучы балалар белән “Әкият укыйм, тыңлагыз!” дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында Г.Тукай, А.Алиш , А.С.Пушкин әкиятләрен укучыларыбыз яратып укыганы ачыкланды.
Шуны күздә тотып, 29 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән, "Көзге уңыш" бәйрәме үткәрелде.
Балалар төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар, табышмаклар әйтештеләр. Бәйрәм җыр – бию белән чиратлашып барды. Яшелчә - җимешләр кулланып ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
Аның мәдәни һәм милли тарихы белән балаларны таныштыру максатыннан ,Алан авылы китапханәсендә “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Табышмак әйтәм ,тап!”дип исемләнгән фольклор кичә үткәрелде. Чарага авылыбызның мәдәни тормышында актив катнашучы өлкән буын китап укучылары да катнашты. Татар халык авыз иҗаты, онытылып барган милли уеннар,татар мәдәниятында фольклорның роле турында әңгәмә булды, милли уеннар уйналды,табышмаклар конкурсы үткәрелде.
Бу атнада Теләче 2нче балалар бакчасында төркем ата-аналар җыелышлары уза. Әлеге җыелышлар педагоглар һәм ата-аналарның үзара аралашу, балага мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә булу дәверендә уңайлы шартлар тудыру өчен кирәкле мәгълүмат алмашу максатыннан оештырыла. Шулай ук тәрбиячеләр узган уку елына йомгак ясап, яңа уку елында тәрбия һәм белем бирүгә куелган бурычлар белән таныштыралар, балалар куркынычсызлыгы мәсьәләләре дә яктырталар.
Мондый экскурсияләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын сүндерүче һөнәре белән якыннанрак танышырга, шулай ук ут белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләре турында белемнәрне ныгытырга ярдәм итә. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре балалар белән җанлы әңгәмә кордылар, аларны махсус янгын сүндерүче киеме белән таныштырдылар. Балалар зур канәгатьләнү белән шлемны, янгын сүндерү машиналарын карадылар. Күпләр руль артында утырып үзләрен янгын сүндерүче итеп тә тоя алдылар. Кем белә, бәлки, берничә елдан соң егет-кызларның берсе янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә түгел, ә эшкә дә кайтыр! Мондый чара һәр балага янгын килеп чыгу сәбәпләре турында белем алырга һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мөмкинлек бирде .Балалар бакчасы администрациясе экскурсия оештырган тәрбиячеләргә һәм янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә. Чөнки янгын куркынычсызлыгы-балаларыбызның тормышын һәм сәламәтлеген саклауның төп шартларының берсе.
24 сентябрь көнне «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» исемле хәтер акциясе кысаларында Баландыш авыл китапханәсендә «Зур сугышның кечкенә геройлары» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Чарада 7 бала катнашты. Аларга яшь геройлар һәм аларның батырлыклары турында сөйләнелде. Чарада пионер-геройлар: Саша Ковалева, Леня Голиков, Витя Коробков, Нина Куковерова, Лара Михеенко һ.б рәсемнәре белән «Хәтер белән без мәңгелек» күргәзмәсе оештырылган иде.