2020 елның 30 сентябрендә «Батыр» спорткомплексында һәм Теләче урта мәктәбенең спортзалында «Теләче» балалар спорт мәктәбе 2006 нче елгы яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге уздырды.
Ярышларда барлыгы 5 егетләр, 4 кызлар командасы катнашты.
Егетләр арасында гомумкоманда урыннары:
1 - Теләче урта мәктәбе
2 - Иске Җөри урта мәктәбе
3 - Үзәк урта мәктәбе
Кызлар арасында урыннап:
1 – Теләче 1
2 –Шәтке урта мәктәбе
3 – Олы Мәтәскә урта мәктәбе
Җиңүче командалар грамота, медальләр, истәлекле бүләкләр белән, ә 1 урын яулаган командалар Кубок белән дә бүләкләнделәр.