Көз бар җиһанның төрле төсле матурлыкка чумган, бакчалардан мул итеп уңыш җыеп алынган вакыты.

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Шуны күздә тотып, 29 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә,  “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар   белән,   "Көзге уңыш" бәйрәме үткәрелде.

Балалар төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар, табышмаклар әйтештеләр. Бәйрәм җыр – бию белән чиратлашып барды. Яшелчә - җимешләр кулланып ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International