Шушы көннәрдә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә киттеләр.

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Мондый экскурсияләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын сүндерүче һөнәре белән якыннанрак танышырга, шулай ук ут белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләре турында белемнәрне ныгытырга ярдәм итә. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре балалар белән җанлы әңгәмә кордылар, аларны махсус янгын сүндерүче киеме белән таныштырдылар. Балалар зур канәгатьләнү белән шлемны, янгын сүндерү машиналарын карадылар. Күпләр руль артында утырып  үзләрен янгын сүндерүче итеп тә тоя алдылар. Кем белә, бәлки, берничә елдан соң егет-кызларның берсе янгын  сүндерү бүлегенә экскурсиягә түгел, ә эшкә дә кайтыр! Мондый чара һәр балага янгын килеп чыгу сәбәпләре турында белем алырга һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мөмкинлек бирде .Балалар бакчасы администрациясе экскурсия оештырган тәрбиячеләргә һәм янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә. Чөнки янгын куркынычсызлыгы-балаларыбызның тормышын һәм сәламәтлеген саклауның төп шартларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International