Алан авылы мәдәният хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә “Көзге шәфкатьлелек атнасы” акциясе кысаларында мәдәният йорты территориясен җыештырдылар.
11 сентябрь көнне Бөтенроссия аеклык көне уңаеннан Алан авылы китапханәсендә югары сыйныф укучылары белән “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Укучылар медицина ягыннан хәмернең мәкерле үзлекләрен белделәр, бергәләп алкоголизмның сәбәпләре һәм үзенчәлекләре, эчүчелекне кисәтү ысуллары турында сорауларга җавап бирделәр.
11 сентябрь көнне Ачы авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре фельдшер Галявиева Г.Г. белән берлектә, "Мин аеклыкны сайлыйм" дип исемләнгән тематик диспут үткәрделәр. Катнашучылар хәмернең зыяны турында лекция тыңладылар. Чара ахырында һәр катнашучыга үләнле чәйләр тәкъдим ителде.
11 сентябрь көнне Максабаш авыл китапханәсендә яңа кайткан китаплардан “Яңа китап – яна дус” дигән күргәзмә куелды.
Теләче урта мәктәбе укучылары ВИЧ – инфекциягә каршы профилактик чараларга багышланган сыйныф сәгатьләрендә катнаштылар. Укучылар белән ВИЧ – инфекцияне булдырмау турында әңгәмәләрне мәктәп медсестрасы Тимербаева Сирина Фанисовна үткәрде.
Теләче үзәк район больницасы табиблары тарафыннан Теләче урта гомумбелем мәктәбендә укучыларга медицина тикшерүе башланды. Тикшерү участок табибы Исмәгыйлова Рәшидә Мөхәмәтхановна җитәкчелегендә бара. Табиблар һәр баланың гомуми физик үсешен тикшерәләр, физкультура дәресләренә курсәтмәләр бирәләр. Балаларга сәламәт яшәү рәвеше , көндәлек режим үтәлеше буенча киңәшләрен бирәләр.
16 сентябрь көнне Югары Мәтәскә авыл клубы мөдире, балалар белән берлектә клуб каршында урнашкан һәйкәл янында “Сезнең батырлык, безнең горурлык” дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде.
Авыл тарихы – ул кешеләр, анда яшәүчеләр тарихы. Һәркемгә дә үзенең туган җире газиз һәм кадерле була. Теләче Җирлекара китапханәләр директоры Ризидә Дәүлиева инициативасы белән “Тарих битләрендә - Теләчем” дип исемләнгән Теләче районы авыллары тарихына багышланган китап басылып чыкты. Бу китапта Теләче төбәгенең тарихи үткәне һәм бүгенге тормышы, иҗтимагый һәм мәдәни үсеше, сугыш һәм тыл ветераннары, гади хезмәт кешеләре хакында бәян ителә.
15 сентябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре әлеге китапны авылыбызның китап сөючеләренә тәкъдим иттеләр.
11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Иске Җөри авылы китапханәсе “Аек акыл белән карыйк дөньяга” дигән исемдә акция үткәрде. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы буклетлар таратылды.