Урамда очраган авылдашларга Халыкара аеклык көне турында мәгълүмат бирелде һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы алдан әзерләнгән буклетлар таратылды. Әлеге акциядә 22 кеше катнашты.
Балаларны кече яшьтән спорт белән шөгыльлләнеп сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, үстерү, чыныктыру максатыннан бу атнада Теләченең беренче номерлы бакчасында «Көзге кросс” үткәрелде. Әлеге спорт ярышында катнашучылар бакча тирәли йөгереп, җитезлектә көч сынашты. 2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, хезмәткәрләр йөгерештә теләп катнаштылар. Җанатарлар тәрбиячеләр белән берлектә һәр йөгерешчегә көч биреп торды.Йөгерештә алдынгы урыннар алганнарга медальләр тапшырылды.
Субаш авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре Халыкара аеклар көне уңаеннан "Алкоголизм гомерләрне өзә" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде. Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, фельдшер Чернова Валентина Петровна алкогольнең тормышта, көнкүрештә сәламәтлеккә китергән зыяны турында аңлатты, ассызыклап "Кешеләр аек булып туа, аек булу һәрберебезнең табигый халәте, бу халәтттән тайпылмаска кирәк",- диде.
11нче сентябрь көнне, Теләче 2нче балалар бакчасының кечкенәләр, уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар янына кунакка “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. һәм Теләче ЮХИДИ башлыгы Нәзиров Р.Х. килгән иде. Балалар тәрбиячеләре Йосыпова Г.Ф., Гайнуллина М.В. һәм Зиннәтова И. Н. белән берлектә кызыклы шөгыльләр күрсәттеләр. Педагоглар уен формасында балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында күзаллауларын ныгыттылар, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, юлларда игътибарлы булырга өйрәттеләр. Чара ахырында килгән кунаклар балалар белән юл куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрде һәм аларга бүләкләр тапшырды.
Үзәк авыл китапханәсендә «Только трезвая Россия станет великой» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә алкогольнең җимергеч көче, кешегә, гаиләгә, җәмгыятькә китергән төзәтмәс зыяны, бу куркыныч авыруның килеп чыгу сәбәпләре, дәвалану чаралары, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар, «алкоголизмның зыяны турында» белешмәлекләр урын алды.
«Көзге мәрхәмәтлек атнасы» акциясе кысаларында 9 сентябрь көнне Казаклар авыл китапханәчесе Альбина Рәхмәтуллина китапханәгә йөри алмаучы өлкәннәрнең өйләренә барып, аларның хәлләрен белеп, китап-журналлар илтеп кайтты. Аларга яңа китаплар да тәкъдим ителде.
Чара барышында балалар Россия һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабы, экологик календарь белән таныштылар, табигать турында мәкальләр искә төшерделәр, экологик викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр укыдылар. Үткәрелгән чарада балалар әйләнә-тирә турында күзаллауларын киңәйтә алдылар.
Чара "Кече Ватан" дигән төшенчәнең нәрсә икәнлеге турында сөйләүдән башланды. Кеше бу төшенчә белән гомере буе тыгыз бәйләнгән, чөнки ул анда туган һәм үскән. Бу - республика, район, авыл, урам, йорт – зур илебезнең кечкенә кисәге. Чара ахырында Туган якны өйрәнү буенча викторина үткәрелде. Ул кызыклы, җанлы үтте, күп кенә сорауларга балалар дөрес җавап бирделәр, үз белемнәрен күрсәттеләр, куелган сорауларга тулы җаваплар бирделәр.
10 сентябрь көнне район балалар китапханәсендә Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, китапханә каршында эшләп килүче «Смешарики» клубы әгъзалары өчен «Урман дөньясы» дип исемләнгән экологик сәгать оештырылды. Биредә балалар табышмакларга җавап бирделәр, урман һәм табигать күренешләре турында китаплар белән таныштылар. Чара урман буйлап виртуаль сәяхәт һәм анда яшәүче тереклек ияләре турында презентация карау белән тәмамланды.