ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

11нче сентябрь көнне, Теләче 2нче балалар бакчасының  кечкенәләр, уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар янына кунакка “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. һәм Теләче ЮХИДИ башлыгы Нәзиров Р.Х. килгән иде. Балалар тәрбиячеләре  Йосыпова Г.Ф., Гайнуллина М.В. һәм Зиннәтова И. Н. белән берлектә кызыклы шөгыльләр күрсәттеләр. Педагоглар уен формасында балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында күзаллауларын ныгыттылар, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, юлларда игътибарлы булырга өйрәттеләр. Чара ахырында килгән кунаклар балалар белән юл куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрде һәм аларга бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International