10 сентябрь көнне район балалар китапханәсендә Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, китапханә каршында эшләп килүче «Смешарики» клубы әгъзалары өчен «Урман дөньясы» дип исемләнгән экологик сәгать оештырылды. Биредә балалар табышмакларга җавап бирделәр, урман һәм табигать күренешләре турында китаплар белән таныштылар. Чара урман буйлап виртуаль сәяхәт һәм анда яшәүче тереклек ияләре турында презентация карау белән тәмамланды.