ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2020 ел
җомга

Китап бирү пунктларында китап укучыларыбызга “Шәһри Казан” газетасына күзәтү ясадык.   “Шәһри Казан” – республика һәм Россия төбәкләрендә таралучы иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газета. Ул  укучыларны кызыклы, төрле темаларны яктыртучы һәм халыкчан булуы белән җәлеп итә. 

Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре дә бу акциядә актив катнашалар.  9 октябрь көнне, ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, алар  мәдәният йорты биләмәсенә агачлар утырттылар. Бакчага 2 төп алмагач, 13 төп чия , 4 төп кура җиләге агачы утыртылды. 

Теләче муниципаль районында даими рәвештә кеше каравына мохтаҗ 4 өлкән яшьтәге гражданнарга сиделка хезмәте күрсәтелә. Сиделка хезмәте күрсәтүче барлык хезмәткәрләр дә укулар уздылар. Бүген 09.10.202020 елда «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, җитәкче белән берлектә, сиделокларның эшен тикшерү максатыннан хезмәт күрсәтелә торган авыл жирлекләренә  чыктылар. Өлкән яшьтәге гражданнарны сораштыру,әнгәмә үткәрелде, чыгу  нәтиҗәләр  буенча актлар төзелде.


8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кичэ,7 нче октябрь көнне,безнең бакчада Теләче муниципаль район башлыгы аппараты җитәкчесе Мубинов И.В.,мәгариф  бүлеге башлыгы Карпова Н.В., мэгариф бүлегенең педагог-психологы Хазиповова С.Н.  коронавирус инфекциясенә карата профилактика чараларының үтәлешен тикшерделәр,үзләренең киңәшләрен бирделәр.Шулай ук санитар-гигиеник таләпләрнең үтәлеше каралды

Биредә укучылар авылдашларыбыз иҗат иткән шигырьләрне укыдылар. Шигырьләр туган якка, туган авылга, туган телгә багышланган иде.

6 октябрь  көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хәзмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасында “Көзнең кәрҗинендә ниләр бар?” дип исемләнгән уен-әңгәмә уткәрделәр.Әлеге чара барышында  балалар төрле сорауларга җавап таптылар. Әңгәмә азагында балаларга көзге муллыктан күчтәнәчләр тапшырылды.


7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

6 октябрь көнне Мамадыш шәһәрендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп, студентлар һәм эшче формированиеләренең зона спартакиадасы булып узды.

Спартакиадада катнашучылар АК-47 автоматын сүтү һәм җыю, пневматик винтовкадан ату, 100 м га йөгерү, турникта күтәрелү, аркан тарту, гер күтәрү, гранат ыргыту кебек ярышларда катнаштылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында Теләче муниципаль районы командасы икенче урынны яулады.

Гамәлдәге законнар нигезендә (РФ КоАП 29.11 ст.2 ө.) административ хокук бозу турындагы эш буенча карар күчермәсе почта аша заказлы почта аша чыгарылган көннән өч көн эчендә җибәрелә.


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Презентациядә Татарстан Республикасының үткәне һәм бүгенгесе турында материаллар тәкъдим ителде. Әлеге презентация ярдәмендә без китап укучыларда туган илебезгә, республикабызга карата мәхәббәт, гражданлык җаваплылыгы, ватанпәрвәрлек һәм Татарстаныбыз өчен горурлык хисләре тәрбияләргә тырыштык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International